Кыска шигырьләр Короткие стихи
Короткие стихи Равиля Файзуллина
Дүртьюллыклар
Четверостишия
КРЕДО
Зур кеше шул — кем үзенә
һәм Вакытына үзе Алла.
Бәхетле шул — кем иреген
һәрнәрсәдә тоя ала.
КРЕДО
Лишь тот велик, чьи дни прошли в борьбе.
Себе и Времени он — Высший Судия.
Счастливец тот, кто вопреки судьбе
свободен в каждом миге бытия.
(Перевод В. Баширова)
БЕР ҖАВАПКА ДҮРТ СОРАУ
Очкан килеш калырмы кош күк йөзендә?
Гел торырмы буй җиткән кыз ата нигезендә?
Менә алырмы һәр теләгән — шәп ияргә?
Бер гомер җитәрме сине сөяргә?
ЧЕТЫРЕ ВОПРОСА НА ОДИН ОТВЕТ
Может ли какая птица быть в полёте бесконечно?
Есть ли девушка, что хочет жить в отцовском доме
вечно?
Всякий ли джигит сумеет на коня вскочить любого?
Разве хватит одной жизни утолить себя любовью?
(Перевод М. Аввакумовой)
ҖИНАЯТЬ
Болында мин ялгыш өздем
Тамыры белән бер ал чәчәкне!..
Салават күперендә бер төс
тоныкланып калгандай булды.
***
На лугу нечаянно растоптал
Неприметный цветок, розовато-красный.
...Чудится: радуги опоясок
на один оттенок беднее стал.
(Перевод В. Рощектаева)
ЯЗГЫ КҮБӘЛӘК
Нинди сары чәчәк соң бу
ап-ак чиядә?
Очты китте касә-канат,
тотыйм дигәндә!
ВЕСЕННЯЯ БАБОЧКА
Что за ярко-жёлтый лепесток
на цветущей вишне белой-белой?
...Я хотел притронуться к нему —
взмыла бабочка, взлетела!
(Перевод А. Руденко)
КҮЛӘГӘ
Сөттәй ап-ак карабодай кыры.
Зәңгәр күктә нәни ап-ак болыт
ябып йөри бал кортлары канатына
соры яулык.
ТЕНЬ
Белое-белое, как молоко, поле гречихи.
Белое облачко в голубизне проплывает,
дарит оно каждой пчёлке
серый платочек.
(Перевод А. Руденко)
ТУРГАЙ
Бак та уйла: гыйбрәт бу —
шагыйрь белән җырчыга!
Җыр белән күтәрә Җирне
гаугасыз-даусыз гына...
ЖАВОРОНОК
Вам, певцам, поэтам, слушающим пенье
жаворонка, вот и задуматься подчас:
жаворонок песней возвышает Землю,
а живёт... как будто нет его средь нас.
(Перевод М. Аввакумовой)
Сигезьюллыклар
Восьмистишия
***
Яшәү кыйбат!
Әйтмә офтанып син:
«Ни кылсаң да — барыбер үләргә...»
Бөек очраклылык — туу — үзе бәхет!
Юкка димсең, кирәк аның хакын
бөтен гомрең буе түләргә!
Хәтта
үлемең белән...
***
Жизнь драгоценна! Не слишком горюй
о том, что однажды — исчезнуть придётся.
Сам случай рождения твоего —
редчайшее чудо, редчайшее счастье!
Разве за это не надо платить
всю свою жизнь — по высокому счёту,
чтобы в конце рассчитаться сполна —
последним дыханием...
(Перевод Н. Беляева)
***
Могҗизага яшьрәк чакта ышан,
гөл асылын җәен өз икән!
Язгы эзләр белән килгән идем, —
сезнең урамда да көз икән...
Бер вакыты җиткәч, кай җирдә дә
пәрәвез җепләрен җил өзә.
Әй авыр, кайтмаска киткәнгә:
«Озак йөрмә, тиз кайт!» — дип кул изәү...
***
В чудо верь, пока ты молод.
Летом лета не теряй...
Шёл я к вам в осенний холод,
и у вас давно не май...
Осень — вечер года. Ветер...
Паутинок не сберечь.
Говорю: «До скорой встречи!»,
зная, что не будет встреч.
(Перевод М. Аввакумовой)
КӨЗГЕ ПЛЯЖ
Актара җил комлыкларны,
иркенәеп, хуҗаларча.
Ком аралаш чыгып куя
чия төше, бакыр акча...
Акча нәрсә... Җилгә, ахры,
җәйге гөждән сер кирәк.
Ә бар серне дулкын, йотып
күптән яшергән тирән...
ОСЕННИЙ ПЛЯЖ
Песок на пляже ветер ворошит,
песок на пляже.
Вот на песке, у ног его, лежит
монета влажно,
вот вишни косточка... На что ему она!
Он ищет лето.
А лето смыла, спрятала волна
глубоко где-то.
(Перевод М. Аввакумовой)
БАЛАЧАК. БОЛЫНДА ТӨН КУНУ
Кабак яфрагына тамган яңгыр кебек,
шыбыр-шыбыр йолдыз коелды!
Күк катларындагы сарайлар эченнән
кул изәп чакырды сылулар!
Без малайлар белән киңәштек тә,
йә атлар таралыр дип, менмәдек...
...Уянып киттем —
үлән үскән тавышлардан.
ДЕТСТВО. НОЧЬ НА ЛУГУ
На листья тыквы каплями дождя
посыпались сверкающие звёзды.
В небесные дворцы нас поманили
глаза и руки неземных красавиц!
Мы с пацанами долго совещались
и испугались — кони разбредутся!
...Проснулся я
от шума Тишины.
(Перевод Р. Бегишева)
ДӘҮ ӘНИ ИСТӘЛЕГЕНӘ
Айлы төндә килдем кабереңә.
Кабереңдә көмеш мәтрүшкә...
Кердең шул көн төшкә:
япь-яшь кызсың!
Кочагың тулы сары мәтрүшкә
Аяк очыңа тәгәрәп төшкән
алтын алма...
В ПАМЯТЬ О БАБУШКЕ
Серебряная душица
на той расцвела могиле...
Мне в лунную ночь приснится
образ девочки милой.
В обътьях её — душицы
охапка горит под луною...
К ногам её будет катиться
яблоко золотое...
(Перевод В. Баширова)
АВГУСТ. АВЫЛ. ТӨНГЕ БАКЧА
(Тансык тынлык)
Шундый тынлык! Ишетелә кебек
пәрәвезнең ятьмә үргәне!
Машиналы шау-шу заманында
Табигатьнең тансык бер мәле.
Чалкан ятып карыйм төнге күктә
йолдызларның талгын күчешен.
...Кинәт алма төште. Сискәнмәдем.
Әйтерсең ул — тынлык җимеше.
АВГУСТ. В ЯБЛОНЕВОМ САДУ ЗА ДЕРЕВНЕЙ
Тишина какая!.. Кажется, что слышишь,
как паук на ветке паутину ткёт.
В этот век машинный, в этот век ревущий
тишина такая дважды не придёт.
В небесах полночных на спине плыву я,
равный среди равных, звёздам брат земной.
...Яблоко упало в тишину густую,
словно плод прекрасный тишины самой.
(Перевод М. Аввакумовой)
***
Шәһәрдә авылныкы мин,
авылда — шәһәрнеке.
Чит илләрдә йөргән чакта,
Туган газиз илнеке.
Нәфсем мең күзле булса да,
мин бит бары синеке!
...Ай астында барыбыз да
гөл-чәчәкле Җирнеке.
***
В городе я — деревенский,
а в деревне — городской.
За границей, на чужбине —
сын страны моей родной.
Хоть смотрю на многих пылко —
всё равно я только твой!
...Все мы, все — земные дети
под единственной луной.
(Перевод Р. Кожевниковой)
ТӨНГЕ МӘДХИЯ
Иртә — шәп! Көн дә бик яхшы.
Ә соң төн начармыни?
Юкка гынамы кешеләр
төнен сер ачамыни!
Иҗат итәмен төннәрен, —
күләгәсез чагымда...
Калам дөньям белән икәү
ялгызлык кочагында!
ОДА НОЧИ
Хорош рассвет! И день хорош!
И ночь! А чем плоха?
Зачем бы поверяли ей
секреты все века!
Люблю работать по ночам —
чудесно одинок...
когда струится по ногам
Вселенной сквознячок...
(Перевод М. Аввакумовой)
АВГУСТ
Җәй итәген кисте чалгы.
Агарды күк.
Төс ташлады болын...
Үзбаш булган —
шөлдер таккан колын!
...Кыңгырауны ишетте дә,
мәктәбенә барыр чакны
уйлап куйды улым.
АВГУСТ
Скосила коса
летний цветок.
Бледны небеса.
И лужок поблёк.
Жеребёнок большим уже стал.
С колокольчиком поскакал...
...Этот звон услыхал мой сынок.
И припомнил школьный звонок.
(Перевод Э. Блиновой)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев